Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2020, 13:30

Сезсез дөнья сансыз

Владимир Путин «Русия волонтеры – 2020» конкурсының волонтерлары һәм финалчылары белән видеоконференция режимында очрашты. #ВладимирПутин

Быел, пандемиягә бәйле рәвештә, ирекмәннәр көнен бәйрәм итү онлайн-форматта узды. Волонтерларның Бөтенрусия конкурсы исә 2010 елдан бирле оештырыла.
Очрашу барышында Русия Федерациясе Президенты В. Путин шулай ук «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты.
Владимир Владимирович билгеләп үтүенчә, бүген Русия Федерациясе һәм бөтен дөнья Ирекмәннәр һәм волонтер көнен бәйрәм итә, ә Русиядә бу бәйрәм 2017 елдан бирле билгеләп үтелә. Волонтерлар быел коронавирус эпидемиясенә каршы көрәштә төп көчләрнең берсе булдылар, төрле өлкәләрдә халыкка, табибларга, социаль хезмәткәрләргә ярдәм күрсәттеләр. Әмма, шундый катлаулы ел булуга карамастан, башка иҗтимагый әһәмиятле юнәлешләр буенча да эш дәвам ителгән, волонтерлар бигрәк тә, Җиңү көнен, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү барышында бөтен илне берләштерүгә зур өлеш керткән.
Ирекмәннәр хәрәкәте елдан-ел киңрәк җәелә бара, үз сафларына яңадан-яңа әгъзаларны җәлеп итә. Мәсәлән, быел төрле волонтер проектларында илебезнең 15 миллионнан артык гражданы катнашкан.
Читайте нас: