Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2020, 23:53

Ваучер уйлап чыгаручы вазыйфасын алыштырды

Бер ваучерга ике "Волга" машинасы ышандырган Чубайс яңа вазыйфага билгеләнде.#ВладимирПутин

2011 елдан "Роснано" белән җитәкчелек иткән Анатолий Чубайсны Русия Президенты Владимир Путин вазыйфасыннан бушатып, халыкара оешмалар белән элемтәләр буенча махсус вәкиле итеп билгеләнде.
Анатолий Борис улы Чубайс 1955 елның 16. июнендә туган. Чыгышы белән Белоруссиядән. Ленинград инженер-икътисад институтын тәмамлый. Икътисад фәннәре кандидаты.1990 еллардан Русиядә идеологларның һәм икътисади реформаларга җитәкчелек итүчеләрнең берсе. Егор Гайдар белән СССР милкен хосусыйлаштыру кампаниясен үткәрүдә, 2000 елларда Русиянең электр энергетикасы системасын реформалауда катнашты. 2011 елдан "Роснано" идарәсе рәисе йөген тартты.
Аның тарафыннан бик күп цитаталар әйтелгән. Шуларның кайберләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез:
* * *
Нигә халык өчен борчыласыз? Базар мөнәсәбәтләренә ярашмаган утыз миллион кеше үлде исә, яңалары үсәр.
* * *
Халыкларны берләштерү, олигархларга каршы күтәрү өчен юлбашчылар кирәк. Ә без аларның барсын да ачыклап, берсен дә калдырмадык. Русия белән ни телибез, шуны эшлибез.
* * *
Гитлердан күбрәк кешене үтергән Сталинны халык күренекле сәяси дәүләт эшлеклесе дип саный.

* * *
Хөкүмәт эш урыннары өчен һәм тормыш дәрәҗәсенә гарантия бирә алмый. Хөкүмәт тормышка гына гарантия бирә ала. Халык шуны аңларга тиеш.

* * *
Бушлай өч кенә сыйныф укытылырга тиеш.

Фото: finobzor.ru
Читайте нас: