Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2020, 10:23

Рөстәм Нәбиев Путинга үз тәкъдимнәрен җиткерде

Башкортстанның Чакмагыш районында туып-үсеп, Омскида казарма җимерелгәннән соң аяксыз калган популяр блогер, милләттәшебез Рөстәм НӘБИЕВ Русия Президенты Владимир Путин белән Инвалидлар көне уңаеннан узган онлайн-очрашуда үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Башкортстанның Чакмагыш районында туып-үсеп, Омскида казарма җимерелгәннән соң аяксыз калган популяр блогер, милләттәшебез Рөстәм НӘБИЕВ Русия Президенты Владимир Путин белән Инвалидлар көне уңаеннан узган онлайн-очрашуда үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Омскида казарма җимерелгәннән соң аяксыз калган популяр Уфа блогеры, татар егете Рөстәм Нәбиев Русия Президенты Владимир Путин белән онлайн-очрашуда катнашты. Хатыны Индира һәм ике кызы, София һәм Әминә белән бергә ул дәүләт башлыгына үз тәкъдимнәрен җиткерде. Очрашу Халыкара инвалидлар көненә багышланган иде.
Хәтерегезгә төшерәбез, күптән түгел Рөстәм Нәбиев Эльбрус тавына күтәрелгән иде. Рөстәм Нәбиев киләчәктә мондый сәфәрләргә җөрьәт итүче инвалидлар өчене махсус телевизион төркем бүлеп бирүләрен сорады. Блогер Владимир Путинга үзенең, нигездә, социаль челтәрләр аша акча эшләве турында сөйләде. Аның бүген социаль челтәрләрдә 900 меңгә якын абунәчесе бар. Егетнең максаты – аудиториясен бер миллионга кадәр арттыру. Рөстәм Нәбиев фикеренчә, мондый тәҗрибәне, тормышка мәхәббәтне раслаучы видеоязмаларны мөмкин кадәр күбрәк кеше күрергә тиеш, шуңа күрә мондый проектларны төшерү аның өчен дә, фикердәш-язмышташлары өчен дә зур ярдәм булыр иде.
– Бүген Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычы белән үткәрелә торган Халыкара инвалидлар көне. Сәламәтлеге чикләнгән гражданнарны борчыган проблемалар, кичекмәстән хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр турында фикер алышу өчен без сезнең белән очрашабыз. Хөкүмәттән, Русия Федерациясе төбәкләреннән килгән коллегалар да бу эштә турыдан-туры катнашырлар дип өметләнәм. Һәрхәлдә, төбәкләрдә безне ишетерләр дип өметләнәм – чөнки башкарыласы эшнең зур өлеше нәкъ менә төбәкләргә төшәчәк, – диде үзенең чыгышында ил Президенты.
2020 елның көзендә «Башинформ» агентлыгы Рөстәм Нәбиевның Русиянең иң биек тавына менүе хакында хәбәр иткән иде. Якын арада аның исеме илнең Гиннес рекордлары китабына кертелергә мөмкин.
Фото: m.123ru.net
Читайте нас: