Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2020, 16:10

Алар һәркайда кирәк

Бүген юристларның һөнәри бәйрәме. Аларны РФ Президенты В. В. Путин котлады.#ВладимирПутин

Дәүләт башлыгы телеграммасында, аерым алганда, болай диелә:
"Бу бәйрәм – үзен катлаулы, киеренке, кешеләр һәм ил өчен бик мөһим булган законлы мәнфәгатьләрне яклауга, гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен яклауга, Русия дәүләтчелеген ныгыту эшенә багышлаган барлык кешеләрне берләштерә. Сезнең хезмәтегез тормышыбызның барлык юнәлешләрендә дә бик кирәк. Бүген икътисад, сәясәт, предприятиеләр, бизнес, социаль өлкә, иҗтимагый оешмалардагы процессларны юридик яктан тәэмин ителмәгән итеп күз алдына да китереп булмый.
Һәркайда, теләсә кайсы тармакта юристларның намуслылыгы, җаваплылыгы һәм, әлбәттә, законнар өлкәсендәге тирән белемнәре, шул ук вакытта әхлак һәм гаделлек принципларына таянып, аларны практикада куллана белү кебек сыйфатлары өстенлек итә. <…>
Юриспруденция ветераннары һәм юстиция органнары, учреждениеләре эшен камилләштерүгә зур өлеш кертүче дәүләт хезмәткәрләре аерым рәхмәт сүзләренә лаек.
Юридик бергәлекнең өстенлекле бурычлары – хокукый дәүләтне үстерү һәм раслау авангардында булу, гражданнарның хокукый культурасын күтәрүгә максималь игътибар бирү. Русия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә бәйле рәвештә, сезнең мондый мөһим мәгърифәтчелек эшчәнлегегез хәзер тагын да күбрәк таләп ителә".
Читайте нас: