Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2020, 12:21

Уфаның 450 еллыгы дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм ителәчәк

Русия Президенты Владимир Путин шул хактагы Указга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин 2024 елда Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указга кул куйды. Әлеге документны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битләренә чыгарды.
Указдан күренүенчә, өч ай эчендә бәйрәмгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты барлыкка киләчәк. Аны Русия Хөкүмәте вице-премьеры Алексей Оверчук җитәкләргә тиеш.
Радий Хәбиров аңлатып узганча, әлеге Указның кабул ителүе Башкортстан башкаласының юбилее федераль статус алуын аңлата. Бу бер үк вакытта бәйрәм чараларының Русия бюджетыннан финанслануын да күз уңында тота.
“Без Уфаны федераль үзәк ярдәме белән үзгәртеп кору, шәһәрне заманчалаштыру, аңа яңа сулыш өрү һәм аны илнең терәк шәһәрләреннән берсе итү өчен уникаль мөмкинлекләр алачакбыз”, — дип язган төбәк җитәкчесе.
Тарихи мәгълүматлар буенча, Уфага 1574 елда Агыйдел белән Каридел елгасы кушылган урында тау башында нигез салына. Бу урында хәзер Дуслык монументы урнашкан. Әлеге көндә башкалада археологик тикшеренүләр үтә. Алар барышында Уфаның борынгылыгын раслаучы шактый артефактлар табылган.
Фото: pikabu.ru
Читайте нас: