Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2020, 18:57

Компьютер хәвефсезгеге тикшерелде

Русия Президенты Владимир Путин Иминлек Советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды.Русия Президенты Владимир Путин Иминлек Советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды.#ВладимирПутин

Киңәшмәнең төп темасы компьютер хәвефсезлеге өлкәсендә җинаятьчелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру булды.
Чарада шулай ук Русия тынычлык урнаштыручыларының эшчәнлеге һәм Карабахта гуманитар миссиянең эше турында да сөйләштеләр. Бу көн тәртибе буенча сөйләшүдә Президент киңәшмәдә катнашучыларга Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан Премьер-министры Николай Пашинян белән булган телефон элемтәләре турында мәгълүмат бирде. Киңәшмәдә шулай ук Русиядәге социаль-икътисади хәл һәм башка актуаль мәсьәләләр дә каралды.
Киңәшмәдә Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин, Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, Президентның табигать саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнашты

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: