Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь 2020, 11:50

Дару дефицит булмас

«БратскХимСинтез» заводында яңа цех ачылды. Биредә таҗ инфекциясе, туберкулез, шикәр чире, гепатит, башка җитди авыруларны дәвалау өчен дару субстанцияләре җитештереләчәк.#ВладимирПутин

«Фармасинтез» компанияләр төркеменең «БратскХимСинтез» заводында фармацевтика субстанцияләренең яңа цехын ачу тантанасы булды. Анда видеоконференция режимында Русия Федерациясе Владимир Путин да катнашты.
"БратскХимСинтез" предприятиесе Иркутск өлкәсендә урнашкан. Яңа заманча цех дару препаратлары өчен субстанцияләр җитештерәчәк.
В. Путин фарминдустрия мөмкинлекләрен үстерүнең ил өчен дә, гражданнарыбыз өчен дә, бигрәк тә хәзер дә тормыш өчен мөһим булуын билгеләде.
Биредә файдалануга тапшырыла торган куәтләр сыйфатлы, нәтиҗәле дарулар җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән таҗ инфекциясе, туберкулез, шикәр чире, гепатит, башка җитди авыруларны дәвалау өчен кулланылачак. Бу препаратлар кешеләргә көн саен кирәк.
Предприятие импорт даруларын алыштыруга да саллы өлеш кертәчәк.
Һәм әлбәттә, югары технологияле фармацевтика производстволарын үстерү – ул яңа эш урыннары, перспективалы технологияләр һәм эшләнмәләргә ихтыяҗ булдыру, илнең экспорт позицияләрен ныгыту, регионнар өчен үсеш нокталары дигән сүз.
Фото: pixabay.
Читайте нас: