Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2020, 20:08

Владимир Путинның еллык матбугат конференциясе 17 декабрьдә узачак

Иртәгә, 29 ноябрьдә, анда катнашу өчен журналистларны аккредитацияләү башланачак.#ВладимирПутин

2020 елның 29 ноябрендә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә Русия Федерациясе Президенты Матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе журналистларны Владимир Путинның 2020 елның 17 декабрендә узачак еллык пресс-конференциясенә аккредитацияли башлаячак.
Катлаулы эпидемиологик хәл аркасында бу юлы матбугат конференциясе видеоконференция режимында узачак. Президент Ново-Огаревода урнашкан резиденциясеннән видеоэлемтәгә чыгачак дип планлаштырыла. Федераль һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре халыкара сәүдә үзәгенең алар өчен гадәтләнгән залында эшләячәк.
Төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, федераль округтан читкә чыкмыйча, чарада катнаша ала: Мәскәү белән элемтә өчен һәр округта махсус мәйданчыклар оештырылачак. Катнашучылар саны Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып чикләнәчәк.
Аккредитация www.kremlin.ru (Русия Президенты) сайтында түбәндәге квота кысаларында үткәрелә: басма яки онлайн-басма редакциясеннән бер хәбәрче, бер фотокорреспондент, бер телевизион матбугат чарасыннан төшерү төркеме (корреспондент һәм оператор). Гаризалар Роскомнадзорда теркәлгән Русия массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән һәм Русия Тышкы эшләр министрлыгы каршында аккредитацияләнгән чит ил журналистларыннан кабул ителә.
Матбугат конференциясендә катнашу өчен анкета тапшырганда массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе урнашкан федераль округны сайларга кирәк.
Матбугат конференциясендә катнашу өчен мәйданчыклар оештырылачак шәһәрләр исемлеге:
Үзәк федераль округ:
– Мәскәү шәһәре
– Тула шәһәре
Төньяк-Көнбатыш федераль округы:
– Санкт-Петербург шәһәре
Көньяк федераль округы:
– Ростов-на-Дону шәһәре
Төньяк-Кавказ федераль округы:
– Ставрополь шәһәре
Идел буе федераль округы:
– Түбән Новгород шәһәре
Урал федераль округы:
– Екатеринбург шәһәре
Себер федераль округы:
– Новосибирск шәһәре
Ерак Көнчыгыш федераль округы:
– Владивосток шәһәре
Аккредитация формасы рус һәм инглиз телләрендә тутырылырга мөмкин.
Аккредитацияләүнең тәмамлану вакыты – 2020 елның 2 декабре, 17:00 сәгать (Мәскәү вакыты буенча).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тарафыннан заявка салынган анкетаны тутыру аккредитацияне автомат рәвештә алу дигәнне аңлатмый. Аккредитацияләнгән журналистлар исемлеге һәм мәйданчыкларның төгәл адреслары 2020 елның 11 декабрендә www.kremlin.ru (РФ Президенты) сайтында урнаштырылачак.
Матбугат конференциясе вакытында мәйданчыкларга узу тәртибе һәм эшнең төп принциплары турында журналистларга анкетаны тутырганда күрсәтелгән электрон почта аша хәбәр ителәчәк.
Читайте нас: