“Каләм шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” дип аталган бу китап 808 битлек, тиражы 43998 данә тәшкил итә. Чарага Татарстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән һәм үзе белән берничә йөз китап та алып килгән иде. Чарада йөздән артык кеше катнашты. Аларга бушлай берәр китап таратылды. Минем алдымда торучы яулык бөркәнгән татар әбисен китап таратучы кыз: “Әби, син алдың бит инде!” дип кире борды. Баксаң, кайберәүләр алган китапларын яшереп, кабат чиратка басалар булып чыкты. Күрәсең туганнарына тәфсир китабын биреп, аларның да изге китап белән танышуларын теләүләре булгандыр инде. Чараны “Ихлас” мәчетенең мәҗлес җитәкчесе Мөхәммәт Галләм алып барды. Ул чарага 100 кеше чакырылып, 103 кеше килүен, 150гә якын китап таратылуын әйтеп “Безнең халык китап ярата шул” дип шаяртты. Бу чыннан да китап яратумы, яки бушлай таратканны яратумы, бер Алла белә.