Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2020, 01:21

Байденга ышаныч аз

Байден Русияне “йомшак ил” дип атаган иде. #ВладимирПутин

3 ноябрьдә АКШта Президент сайлаулары узган иде, анда демократ Джо Байден һәм хәзерге президент, республикалы Дональд Трамп дәүләт башлыгы постына төп дәгъвачылар булып торды. Джо Байден 56,9%, Дональд Трамп 43,1% тавыш җыйды. Американың алдынгы гаммәви мәгълүмат чаралары — ABC News, FOX News, CNN, AP һәм NBC — АКШта Президент сайлауларында демократ Джо Байденның җиңүе турында игълан иттеләр. Шулай да рәсми рәвештә нәтиҗәләр әле ясалмаган.
Дональд Трамп көндәшен сайлау вакытында тавышлар урлау һәм сайлау процедураларын бозу очраклары булуда гаепләп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Ләкин гаепләүләр нигезле дип табылмады. Трамп штабының дистәдән артык шикаяте кире кагылды. Мәхкәмәләшүләр дәвам итә.
Байденга күп кенә дөнья лидерлары котлау юллаган, алар арасында Согуд Гарәбстаны Короле, БМО Генераль секретаре, Төркия һәм Словения президентлары бар. Русия Президенты Владимир Путин әлегә Байденны котламады. Ул моны сайлау нәтиҗәләре рәсми хәбәр ителгәч кенә эшләргә җыена.
Экспертлар демократ Байденның Мәскәүгә карата позициясе хәвеф тудыра дип саный. Обаманың вице-президенты булган чакта, Байден Русияне “йомшак ил” дип атаган иде.

Фото: yandex.ru/images/search?text=Байдон%20путин
Читайте нас: