Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2020, 12:10

Эре проектлар

Владимир Путин Игорь Сечин белән нәрсә турында сөйләште?#ВладимирПутин

Владимир Путин «Роснефть» җитәкчесе Игорь Сечин белән очрашты. Нефть-газ корпорациясенең эре проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Игорь Сечин әйтүенчә, бүгенге көндә Красноярскиның төньягына таба якынча 2,5 мең чакрым мәйданда эш җәелдерелгән. Әле ресурс базасын әзерләү, эзләү-разведка эшләре алып барыла. Беренче чираттагы 150 мәйданчыкны урнаштыру урыннары билгеләнгән. Шулай ук нефть җыю һәм әзерләү өчен мәйданчык әзерләнә. Проект Русия сәнәгате өчен зур этәргеч булачак. Мисалга, беренче этапта «КамАЗ»дан 2,5 мең берәмлек автотехника, махсус техника, краннар китертеләчәк, ә алга таба гомуми күләм алты мең машинага кадәр артырга мөмкин.
РФ Президенты шулай ук Ерак Көнчыгыштагы «Йолдыз (Звезда)» суднолар төзелеше комплексы белән кызыксынды. И. Сечин бүген аның Русиядә иң заманча һәм иң зур верфь булуын әйтте. Ә аның тирәсендә иң алдынгы җиһазларның, югары технологияле производстволарның тулы бер кластеры булдырылган. «Роснефть» җитәкчесе Президенттан социаль өлкәдә – торак һәм юллар белән ярдәм итүен үтенде. Яңа производствода 1,5 мең кеше эшләячәк.
Читайте нас: