Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2020, 23:25

Юллар түрәләргә дә кирәк

“Роснефть” компаниясе җитәкчесе Игорь Сечин Русия Президенты Владимир Путиннан яңа завод өчен юллар төзүдә дәүләт ярдәме сорады.

“Роснефть” компаниясе җитәкчесе Игорь Сечин Русия Президенты Владимир Путиннан яңа завод өчен юллар төзүдә дәүләт ярдәме сорады
– “Звезда” судоверфен корыч битләр белән тәэмин итү өчен, Приморье краенда елына 1,5 миллион тонна җитештерү көченә ия яңа металлургия заводы төзү планлаштырыла, – дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда “Роснефть” башлыгы Игорь Сечин.
– Завод төзелеше өчен Большой Камень шәһәреннән ерак түгел урнашкан Суходол бухтасы районында мәйдан сайланган. Якынча бәяләүләр буенча, проектның бәясе якынча 2,2 миллиард доллар тәшкил итәчәк, – диде Сечин. – Мондый исәп-хисап башкаручы тарафыннан эшләнгән. Без бу проектны финанслау кирәклеген күз уңыбызда тотабыз, – диде ул, Путиннан компаниягә ярдәм итүләрен сорап.
– Социаль өлкәдә торлак һәм юллар белән ярдәм итүегезне сорыйбыз. Яңа производствода якынча 1,5 мең кеше эшләячәк... Бу проектка ярдәм итү буенча үтенечләрдән: безгә яңа төзелеш өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә ярдәм кирәк, инфраструктура һәм торак буенча кайбер чараларга мохтаҗбыз, – дип аңлаткан “Роснефть” башлыгы.
Владимир Путин һәм әлеге хәл турында җентекләп фикер алышырга тәкъдим итте.
«Звезда» суднолар төзү комплексы Ерак Көнчыгыш «Звезда» заводы базасында «Роснефть» җитәкчелегендәге инвесторлар консорциумы тарафыннан төзелә. "Звезда" эре тоннажлы суднолар, 350 мең тоннага кадәр су сыйдырышлы боз класслы суднолар, махсус суднолар һәм диңгез техникасының башка төрләре чыгару өчен тәгаенләнгән, продукциянең бер өлеше элек Русия территориясендә җитештерелмәгән. 2020 елның июлендә әлеге верфьта «Лидер» проектының «Россия» атом бозваткычы төзелә башлады.
Фото: sskzvezda.ru
Читайте нас: