Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2020, 00:47

Илчеләр Путин алдында чиратка басты

Дәүләт җитәкчесе чит илләрнең яңа билгеләнгән илчеләреннән ышаныч грамоталары кабул итте.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин чит илләрнең яңа билгеләнгән илчеләреннән ышаныч грамоталары кабул итте. Тантана, гадәттәгечә, Зур Кремль сараеның Александровский залында узды.
Русия Президентына ышаныч грамоталарын Корея, Руанда, Пакистан, Литва, Шри-Ланка, Перу, Малайзия, Исландия, Финляндия республикалары, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Люксембург, Черногория, Куба, Бельгия, Согуд Гарәбстаны, Гамбия, Үзәк Африка, Израиль дәүләтләренә яңа билгеләнгән илчеләр тапшырды.
– Быелгы ел безнең барыбыз өчен дә бик авыр һәм көтелмәгән булды. Дөнья коронавирус эпидемиясе белән очрашты. Бу Русиядә дә, сезнең барлык дәүләтләрдә дә экстраординар чаралар күрүне таләп итте.
Белгәнегезчә, Русиядә дөньяда беренче “спутник V” дип аталган вакцина эшләнде һәм кулланыла, икенче – “ЭпиВакКорона” теркәлгән. Хәзер иң мөһиме – Русиядә күпләп җитештерүне җайга салу һәм массакүләм вакциналаштыруга керешү.
Без тупланган тәҗрибә белән кызыксынучы барлык дәүләтләр һәм халыкара структуралар белән уртаклашырга әзер. Кайбер чит ил партнерлары белән бу вакциналар җитештерүне оештыру мәсьәләләре карала да инде, – дип чыгыш ясады Русия Президенты һәм уңышлар, дәүләтләр арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча нәтиҗәле эш теләде.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: