Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь 2020, 11:35

Дөньяга эшсезлек яный

РФ Президенты "Егермелек төркеме" саммитында коронавирус кузгаткан проблемаларының моңарчы күрелмәгән масштабта булуын, мондый системалы икътисади кризисның Бөек депрессия заманнарыннан бирле күзәтелмәвен, милли икътисадларның үсеше җитди какшавын, дистәләгән, йөзләрчә мең кешенең һәлак булуын, ә миллионлаган кешенең үз эш урыннарыннан, керемнәрдән мәхрүм калуын билгеләп үтте.#ВладимирПутин

Владимир Путин чакырылган дәүләтләр һәм халыкара оешмалар "Егермелек төркеме" илләренең делегацияләре башлыклары очрашуында чыгыш ясады.
Согуд Гарәбстаны рәислегендәге саммит 21-22 ноябрьдә видеоконференция режимында узды.
Форумның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр иде: коронавирус пандемиясе нәтиҗәләрен бетерү, вакциналар белән җитәрлек тәэмин итү, сәламәтлек саклау системаларын ныгыту, дөнья икътисадын, мәшгульлекне һәм халыкара сәүдәне торгызу мәсьәләләре, шулай ук цифрлы икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек, климат үзгәрү, әйләнә-тирә мохитне саклау, энергетиканы үстерү һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре.
РФ Президенты үз чыгышында коронавирус кузгаткан проблемаларның моңарчы күрелмәгән масштабта булуын, мондый системалы икътисади кризисның Бөек депрессия заманнарыннан бирле күзәтелмәвен, милли икътисадларның үсеше җитди какшавын, дистәләгән, йөзләрчә мең кешенең һәлак булуын, ә миллионлаган кешенең үз эш урыннарыннан, керемнәрдән мәхрүм калуын әйтте. Төп куркыныч – эшсезлек, аның озак вакытлы массакүләм хәерчелеккә һәм социаль тотрыксызлыкка китерә алуы, дип билгеләде.
Һәм ул агымдагы кризисны глобаль үсеш траекториясен, уңайлы әйләнә-тирә мохитне һәм климатны саклап калу мөмкинлеге буларак куллануда, барлык илләр һәм халыклар өчен тигез шартлар тәэмин итүдә, күпкырлы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле механизмнарын, төп халыкара институтларны ныгытуда кулланырга чакырды. Русия «Егермелек төркеме»нең төп бурычын глобаль проблемаларны хәл итүгә нәкъ менә шул яктан якын килүдә күрә.
Читайте нас: