Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2020, 00:56

Коронавирус дөньяны берләштерә

Вакцина һәркем өчен дә ачык булырга тиеш.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин Сөгуд Гарәбстаны рәислегендә уза торган G20 саммитында катнашты. Коронавирус белән бәйле чикләүләр аркасында, чара видеоформатта оештырылды.
Русия лидеры үзенең чыгышында 2020 елда кешелек дөньясының моңарчы күрелмәгән масштабтагы проблемалар белән очрашуын ассызыклады.
Коронавирус эпидемиясе глобаль икътисади активлыкны томалады, системалы кризисны башлап җибәрде. Пандемия инде дистәләгән, йөзләгән мең кеше гомерен алып китте, ә миллионлаган кеше эш урыннарыннан, табышларыннан колак какты, – диде Русия җитәкчесе.
Владимир Путин, иң куркынычы дип, озак вакытка сузылган эшсезлекне атады һәм “егермелек” моңа юл куймаска тиешлеген ассызыклады.
Коронавируска каршы көрәш турында сөйләгәндә, Путин, вакцина һәркем өчен дә ачык булырга тиеш, дип ассызыклады.
Русия хәзерге саммитның нәтиҗәле һәм куркынычсыз вакциналарны һәркем өчен ачык итү өчен төп карары проектын хуплый. Һичшиксез, иммунизация өчен препаратлар гомуми җәмәгать байлыгы булырга тиеш. Һәм Русия, әлбәттә, мохтаҗларга галимнәребез тарафыннан эшләнгән вакциналар бирергә әзер, – диде. Ул шулай ук G20 лидерларына Русия вакциналары турында сөйләде, аларның икесе инде эшләнгән, ә өченчесен тәмамлауга якынлашуларын әйтте.
G20 – 20 дәүләт җитәкчесе саммиты 1990 елда икътисади көрчеккә каршы көрәшү максатыннан оешкан иде. 2013 елны ул Санкт-Петербургта узды. 20-21 ноябрь Сөгуд Гарәбстанында оештырылды.
Фото: wikipedia.org/wiki/Большая_двадцатка#/media/Файл:2019
Читайте нас: