Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2020, 12:10

Салым хезмәте үзгәрә

Салым хезмәте цифрлаша. Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров бу хакта нәрсә ди?

Владимир Путин Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров белән эшлекле очрашу уздырды. Ведомство башлыгы Президентка Федераль салым хезмәтенең агымдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
Президентның билгеләп үтүенчә, 1990 елның 21 ноябрендә РФ Финанс министрлыгы кысаларында Төп салым инспекциясе төзелә. 30 ел үтте һәм ведомство эшендә күп нәрсәләр үзгәрде. Ул илнең төп фискаль һәм югары технологияле ведомствосына әверелде, бик күп заманча инструментлар, сервислар кертелде.
Даниил Егоров салым хезмәтендә цифрлаштыру стратегиясенең үзен тулысынча аклавын әйтте. Пандемия белән бәйле чикләүләр чорында бу хәл эшне җиңеләйткән.
Салымнар җыюга килгәндә, моңа өч фактор тәэсир иткән: нефтькә бәяләрне чикләү, һәм, димәк, табышка чикләүләр; бөтен дөньяда сорау һәм тәкъдимнәрнең кысылуы; Президент карарлары нигезендә Хөкүмәтнең бизнеска ярдәм күзлегеннән кабул иткән чаралары, шул исәптән салым түләүдә ташламалар. Нәтиҗәдә, икенче кварталда керемнәрнең кимүе 26 процент булса, 10 ай нәтиҗәләре буенча керемнәр 16,9 триллион сум тәшкил иткән, бу минус 11 процент дигән сүз. Әмма углеводородлардан алган табышка салымның кимүен исәпләмәгәндә, калган өлкәләрдә хәлләр начар түгел.
Читайте нас: