Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2020, 00:26

Мәскәү башкортлары көннәре узачак

Башкортстан Республикасында Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе башкортлары мәдәнияте көннәре узачак.

скәү өлкәсе башкортлары мәдәнияте көннәре узачак.
Бөтендөнья башкортлары корылтаеның матбугат хезмәте хәбәренә караганда, программа өч өлештән тора. Беренчесе – “Мегаполиста башкорт теле: гореф-гадәтләр һәм киләчәге” дип аталган түгәрәк өстәл. Башкорт теле елы кысасында узачак бу чарада хакимият, иҗтимагый оешмалар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак. Чыгыш ясаучылар арасында Русия президенты каршындагы Башкортстан вәкиллеге җитәкчеләре, Башкортстан Хөкүмәте җитәкчесе урынбасарлары, Мәскәүдәге “Башкортстан якташлыгы” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре һәм башкалар чыгыш ясаячак. Активистларны бүләкләү, тантаналы рәвештә Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе корылтае штандартын Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе корылтаена тапшыру узачак.
Чараларның икенче өлешендә зум-сессияләр оештырылачак. Анда Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе активистлары чыгыш ясаячак.
Өченче өлештә мәдәни чаралар узачак.
Фото: ufa.bezformata.com
Читайте нас: