Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь 2020, 15:20

Таулы Карабахта тынычлык урнаша

Степанакерт халкы өйләренә кайта. Һәр ике як 200 һәлак булучының гәүдәләрен алмашкан.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Оборона министры Сергей Шойгу, Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев һәм ФСБ директоры Александр Бортников белән киңәшмәдә Таулы Карабах районында җитди гуманитар проблемалар барлыкка килүен ассызыклады. Һәм бу мәсьәләгә игътибар итәргә кирәклеген билгеләде.
Хәрби бәрелешләр нәтиҗәсендә корбаннар саны, шул исәптән тыныч халык арасында да, дүрт мең кешедән артып китте, яраланучылар сигез меңнән артык. Төрле мәгълүматлар буенча, качаклар саны дистәләгән меңнәрчә. Гражданлык инфраструктурасы, күп кенә мәдәни объектлар җимерелгән.
Президент, төбәк халкына ярдәм итү максатында, иң мөһим проблемаларны хәл итү өчен ведомствоара гуманитар үзәк төзергә кирәк, дип саный. Аның эшенә Оборона министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Тышкы эшләр министрлыгы, Русия Федераль иминлек хезмәтенең Чик буе хезмәте, Русия Федерациясенең башка ведомстволары ресурслары җәлеп ителәчәк. Билгеле булуынча, Президент "Гуманитар реакциянең ведомствоара үзәге турында" Указына кул куйды.
***
Кызыл Хач халыкара комитеты (МККК) президенты Петер Маурер Таулы Карабахта һәр ике як 200 һәлак булучының гәүдәләрен алмашуын белдергән. Бу хакта Русия Яңалыклар агентлыгы (РИА Новости) хәбәр итә.
Степанакерт шәһәре халкы, Әзербайҗан гаскәрләре Шушаны алгач һәм блокада куркынычы тугач, шәһәрдән чыккан иде. Хәзер алар өйләренә кайта. Русия хәрбиләре Лачын коридорында качакларның инде ике колоннасын озата барган.
Фоточыганак: РИА Новости / Максим Блинов, http://visualrian.ru/story/list_208956206/6386419.html
Читайте нас: