Барлык яңалыклар
Новости
16 ноябрь 2020, 00:55

Русия гаскәрләре Таулы Карабахта тынычлык сагында тора

Карабахка 1103 хәрби хезмәткәр, 1168 берәмлек техника ташылган.#ВладимирПутин

Таулы Карабахка гуманитар ярдәм күрсәтү буенча киңәшмә узды. Видеоконференция режимында узган бу чарада Русия Президенты Владимир Путин, оборона министры Сергей Шойгу, чит ил эшләре министры Сергей Лавров, гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев һәм федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников катнашты. Киңәшмә барышында Президент Таулы Карабахта гуманитар мәсьәләләрне хәл итүгә һәм гражданнар инфраструктурасын торгызуга ярдәм итү максатларында ведомствоара гуманитар ярдәм үзәге булдыру турында хәбәр итте.
– Таулы Карабах һәм Лачин коридоры территориясендә 1960 хәрби, 90 бронетранспортер, 380 берәмлек автомобиль һәм махсус техника булган Русия тынычлык урнаштыру контингенты җәелдерелде. Аның нигезен Үзәк хәрби округның 15нче аерым мотоукчылар бригадасы бүлекчәләре тәшкил итә. Лачин коридоры контрольгә алынды. Бу зонада барлыгы тугыз күзәтчелек посты булачак. Русия һава көчләренең хәрби-транспорт авиациясе тарафыннан тәүлегенә 25 рейс белән техника һәм матди чаралар ташуны дәвам итәбез. Өч тәүлек эчендә 73 рейс башкарылган, 1103 хәрби хезмәткәр, 1168 берәмлек техника ташылган. Тынычлык урнаштыру контингенты командованиесе тарафыннан Русия хәрбиләренең иминлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелгән, – диде Русиянең оборона министры Сергей Шойгу.
Таулы Карабахта хәл 27 сентябрьдә кискенләшкән иде. Әрмәнстан һәм Әзербайҗан сугыш хәрәкәтләрендә бер-берсен гаепләделәр. Русия бәрелешләрне туктатуга иреште һәм ике арада коридор булдырды.

Фото: yandex.ru/images/search?text=нагорный%20карабах
Читайте нас: