Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь 2020, 12:25

Яңалыклар таләп итә заман

Идеяләр күп. Сайлап алып, ярдәм итәргә генә кирәк.Фотода: «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» генераль директоры Светлана Чупшева.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында «Яңа заманга – көчле идеяләр» форумының пленар утырышында катнашты. Форумны «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешма гамәлгә куйган.
Чарада Русиянең икътисадый, технологик һәм социаль өлкәләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Президент фикеренчә, проектларның күбесе – эчтәлекле, конструктив. Проект авторлары илебезне уңышлы, имин, ирекле һәм заманча итеп күрергә тели; лаеклы яшәү, уку, эшләү, балалар үстерү, үз эшеңне алып бару өчен киң мөмкинлекләр булуын тели. Һәм бу омтылышлар илнең гомумдәүләт стратегиясенә дә туры килә.
Дискуссия модераторы, «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» генераль директоры Светлана Чупшева әйтүенчә, барлыгы 15 мең идея тәкъдим ителгән, Федерациянең 84 субъектыннан 230 мең кеше катнашкан. Иң яше 11 яшьлек булса, иң өлкәненә – 84 яшь.
Кайбер катнашучылар утырышты чыгыш ясады. Мәсәлән, Татарстаннан Альбина Газизуллина ун елдан артык кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм өлкәсендә эшли, "Тикшерелгән бизнес" проектының автордашы. 2017 елда алар "Тикшерелгән бизнес" проектын эшләтеп җибәргән. Аны эшмәкәрләрдән килгән 300 дән артык тәкъдим нигезендә һәм контроль-күзәтчелек органнары, прокуратура һәм эшмәкәрлекне яклау инфраструктурасы вәкилләре катнашлыгында әзерләгәннәр. Проектның төп идеясе – хокук бозуларны кисәтү. «Еш кына эшмәкәрләр үзләренең бизнесына куела торган таләпләрне белмиләр яки аңламыйлар. Мәсәлән, видеороликлар сериясе кысаларында без юл хәрәкәте кагыйдәләре белән аналогия уздырдык. Шулай ук конкрет ситуацияләрне тикшергән һәм эшмәкәрләргә хокук бозуларны булдырмау өчен теге яки бу вәзгыятьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаткан кейс-форумнар уздырдык», – диде ул.
Читайте нас: