Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2020, 18:52

Русия Абхазиягә ярдәм күрсәтә

Русия Президенты Владимир Путин Сочида Абхазия Президенты Аслан Бжания белән сөйләшүләр уздырды.#ВладимирПутин

– Абхазия республикасының бөтен икътисади әйләнешенең 70 проценты Русия белән. Безнең хезмәттәшлекнең бик мөһим юнәлеше туризм булса, башка юнәлешләр дә бар, мәсәлән, авыл хуҗалыгы, телекоммуникацияләр.
Русия медикларының пандемия белән көрәштә сезнең республикага күрсәткән ярдәм дә сизелерлек булыр дип өметләнәм. Белгечләребезнең Гудаут хастаханәсенең “кызыл зонада” эшләвен беләм, – диде Владимир Путин.
– Форсаттан файдаланып, Абхазиянең күпмилләтле халкы исеменнән Русия халкына, шәхсән Сезгә, күп еллар дәвамында безгә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Дуслар, билгеле булганча, бәладә сыналалар. Соңгы вакытта пандемия шартларында без бу ярдәмне тагын бер кат тойдык.
Минем Русиянең Оборона министрлыгы җитәкчелегенә бездә җәелдерелгән госпиталь өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безгә сезнең ил зур ярдәм күрсәтә. Русия табиблары Гудаут хастаханәсенә вахта ысулы белән килеп, берничә ай дәвамында эшли. Һәм бу, һичшиксез, бәяләп бетергесез өлеш. Без сезгә моның өчен бик рәхмәтле.
Абхазия җитәкчелеге зур килешүгә ярашлы, башка ведомствоара килешүләрдә имзаланганнарны гамәлгә ашырырга ниятли, чөнки бу Абхазия мәнфәгатьләренә тулысынча туры килә, болар барысы да Абхазия дәүләтчелеген һәм суверенитетын ныгытуга эшли, – диде Абхазия Президенты Аслан Бжания.
2008 елда Русиянең кораллы көчләре Абхазия һәм Көньяк Осетия ягында Грузия белән бәрелешкә кергән иде. Сугыш биш көн барды. 25 августта Русия Көньяк Осетия һәм Абхазияне бәйсез дәүләтләр дип таныды. Дөньяның күпчелек илләре Абхазия белән Көньяк Осетияне Русия тарафыннан басып алынган Грузия җире дип саный.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: