Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь 2020, 17:50

Дарулар ни сәбәпле җитешми?

Президент Владимир Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков фикеренчә, коронавируска каршы көрәш алып бару, шул исәптән, медицина препаратларына кытлык тудырмау, беренче чиратта, төбәк җитәкчеләре җаваплылыгында. Шул ук вакытта Русия Хөкүмәте төбәкләрне сыйфатлы дарулар белән тәэмин итү өчен бөтен көчен сала. Тулырак – сайтта!

Президент Владимир Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков фикеренчә, коронавируска каршы көрәш алып бару, шул исәптән, медицина препаратларына кытлык тудырмау, беренче чиратта, төбәк җитәкчеләре җаваплылыгында. Шул ук вакытта Русия Хөкүмәте төбәкләрне сыйфатлы дарулар белән тәэмин итү өчен бөтен көчен сала.
Ил җитәкчелеге төбәкләрдә дарулар җитмәүгә юл куярга ярамый, дип исәпли. Президентның матбугат секретаре билгеләвенчә, хөкүмәт даруларга кытлык булмасын өчен бөтен көчен сала. Шулай ук, препаратларга ихтыяҗны киметү өчен, махсус контроль чаралары кертелә
– Илнең бер генә төбәгендә дә даруларга кытлык булырга тиеш түгел! Хөкүмәт хәлне төзәтү өчен чаралар күрә, – дип белдерде Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков. – Без кайбер төбәкләрдә дарулар җитешмәвен беләбез, бу – ярамаган хәл. Хөкүмәт моңа юл куймас өчен бөтен көчен сала, – диде Дмитрий Песков.
Аның сүзләренә караганда, коронавируска каршы көрәш буенча Хөкүмәт штабы медикаментларга булган ихтыяҗны прогнозлау һәм планлаштыру буенча махсус контроль чараларын гамәлгә кертә.
Президент сүзчесе коронавирус пандемиясе аркасында илкүләм чикләүләр кертү мөмкинлеге турындагы сорауга да җавап бирде. «Вируска каршы көрәш чаралары турындагы карарларны төбәк башлыклары кабул итә», – диде ул. Субъект җитәкчеләренә тиешле вәкаләтләр яз көне үк бирелгән.
Дарулар дефициты турында төбәкләр октябрь аенда ук хәбәр итә башлаган. Аерым алганда, Пермь һәм Алтай крайларында коронавирус пандемиясе аркасында вируска каршы һәм бактериягә каршы препаратлар аптека киштәләреннән юкка чыккан. Даруханәләр хуҗалары моны даруларны мәҗбүри маркировкалау системасын кертүгә бәйле проблемалар белән аңлата.
Октябрь ахырында Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров: «Дистрибьюторлар һәм кайбер даруханәләр маркировкаланган препаратлар белән эшләргә әзер түгел» , – дип белдерде. Шуның аркасында, маркировкалау системасын гамәлгә кертүне вакытлыча кичектереп, аларга даруларны маркировкасыз сатарга рөхсәт бирелде.
Фото: ancienthistory.spb.ru
Читайте нас: