Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2020, 15:35

Җирдә, диңгездә, һавада

Атом-төш коралы иң зур көч һәм тынычлык гарантиясе булып кала.

Русия Президенты В. Путин РФ Оборона министрлыгы, федераль ведомстволар һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмәләр сериясен ачты.
Киңәшмәдә сүз стратегик атом-төш көчләренең торышы һәм үсеше турында барды. В.Путин шуны ассызыклады: атом-төш триадасы (коры җир (ракета), диңгез, һава гаскәрләрендә) Русия хәрби хәвефсезлегенең, киңрәк караганда, глобаль тотрыклылыкның төп гарантиясе булып кала. Мондый балансны саклап калу зур масштаблы хәрби конфликт ихтималын юкка чыгара, илгә карата шантаж яки басым ясауны мәгънәсез итә.
Шул ук вакытта Ауропада НАТОның Русия чикләренә якынаюы күзәтелә. Шулай ук АКШның атом-төш доктринасында атом-төш коралын атом-төш булмаган янауларга каршы куллану мөмкинлеге теркәлгән, ә Русия турыдан-туры төп хәрби дошман буларак карала.
Президент билгеләвенчә, бүген Русия стратегик тотрыклылыкны һәм кораллануларны контрольдә тоту, аларны ныгыту һәм камилләштерү өчен чыгыш ясый. Бу җәһәттән, беренчедән, атом-төш коралын куллануны илкүләм куркынычсызлыкны тәэмин итүнең чиктән тыш чарасы буларак карый. Икенчедән, стратегик атом-төш көчләрен заманчалаштыру белән шөгыльләнәчәк. Өченчедән, киләчәктә дә үз атом-төш потенциалын тиешле дәрәҗәдә тотачак. Шул ук вакытта кораллану ярышына кереп китәргә җыенмый һәм бүген андый ихтыяҗ юк, чөнки Русия мәнфәгатьләрен ышанычлы яклау өчен кирәкле стратегик көч җитәрлек.
Фото: Pixabay.
Читайте нас в