Барлык яңалыклар
Новости
10 ноябрь 2020, 22:14

Русия хәрбиләре Карабахта тынычлык урнаштыра

Русия гаскәрләре ике чик арасындагы коридорга урнаша да башлады.#ВладимирПутин

Әзербайҗан-Әрмәнстан чигендә Әзербайҗан гаскәрләре тарафыннан Русия кораллы көчләренең МИ-24 вертолеты бәреп төшерелгән иде. Вертолеттагы ике кеше һәлак булган, берсе авыр хәлдә госпитальгә салынган. Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев Русия Президенты Владимир Путинга шалтыратып, Әрмәнстан территориясендә атып төешерелгән МИ-24 вертолеты өчен гафу үтенгән. Ул гаеплеләргә җәза биреләчәк, дип ышандырган.
Илһам Алиев тәүлекнең караңгы вакытында бу вертолетның Әрмәнстан Хәрби-һава көчләре вертолеты дип кабул ителүен һәм зыян күргән пилот гаиләләренә компенсация түләргә әзер булуын әйткән. Ул Путинга Әзербайҗан Генпрокуратурасы җинаять эше кузгатуын да хәбәр иткән.
Русия Тышкы эшләр министрлыгы Әзербайҗан аткан вертолет өчен гаебен тануын уңай бәяләгән.
Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин, Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан премьеры Николай Пашинян Карабахта сугышны туктату турында килешүгә кул куйган иделәр. Аңа ярашлы, Әрмәнстан үз гаскәрләрен чыгарырга тиеш.
Килешүгә ярашлы, бәрелеш булган урынга Русия һәм Төркиянең кораллы көчләреннән торган тынычлык урнаштыру гаскәрләре кертелә. Инде Русия гаскәрләре ике чик арасындагы коридорга урнаша да башлады.
Таулы Карабахта хәл 27 сентябрьдә кискенләшкән иде. Әрмәнстан һәм Әзербайҗан сугыш хәрәкәтләрендә бер-берсен гаепләделәр. Русия, АКШ һәм Франция лидерлары каршы якларны бәрелешләрне туктатырга һәм сөйләшүләр башларга өндәделәр.
Вәзгыять Анкара Бакуга актив ярдәм итүе белән катлауланды. Шул ук вакытта Төркия НАТО әгъзасы булып тора, ә Әрмәнстан Күмәк хәвефсезлек турында килешү имзалаган илләр берлегенә керә. Бу берлеккә Русия һәм Әрмәнстаннан тыш тагын Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан да керә.

Фото: smartik.ru
Читайте нас: