Барлык яңалыклар
Новости
9 ноябрь 2020, 13:50

Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итүенең юбилее дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнәчәк

2022 елда Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тула. Русия Президенты Владимир Путин бу юбилейны дәүләт дәрәҗәсендә үткәрергә вәгъдә итте.#ВладимирПутин

2022 елда Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тула. Русия Президенты Владимир Путин бу юбилейны дәүләт дәрәҗәсендә үткәрергә вәгъдә итте.
Русия Президенты Владимир Путин Идел буе территориясендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә лаеклы әзерләнәчәкләрен һәм тантаналарның дәүләт дәрәҗәсендә үтәчәген вәгъдә итте. Шушы вакытка Мәскәү тарихи мәчетенә дә реконструкция үткәрелергә тиеш. Бу хакта ул узган чәршәмбе көнне, илнең дин әһелләре белән онлайн-очрашуда, мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең сүзләренә җавап итеп белдерде.
Президент билгеләвенчә, 2023 елда Мәскәү мөселманнары 1812 елгы Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен, башкорт һәм мишәр ат полкларына рәхмәт йөзеннән төзелгән Мәскәү тарихи мәчете ачылуга 200 ел тулуны билгеләп үтәчәк.
– Мин бу ике датаны да билгеләп куйдым. Һичшиксез, без аларны билгелиячәкбез, – диде җавап Президент. – Әлегә вакыт бар, лаеклы әзерләнәчәкбез
Тарихи документлар, юлъязмалар күрсәтүенчә, Идел буе Болгарстаны Исламны 922 елда дәүләтнең рәсми дине буларак кабул итә. Бу елны Болгарга Багдад хәлифеннән илчеләр килә һәм Болгар дәүләте Исламның төньяктагы форпостына әверелә.
Фото: https://i.ytimg.com
Читайте нас: