Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2020, 14:35

Таулы Карабахта конфликт туктамый әле

Владимир Путинның Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефоннан сөйләшүе булды. Алар Таулы Карабах буенча фикер алышты.

Ике ил җитәкчесе Таулы Карабах конфликты зонасындагы вәзгыять буенча фикер алышты. Русия Президенты Рәҗәп Эрдоганга Әзербайҗан һәм Әрмәнстан лидерлары белән телефоннан сөйләшүе турында хәбәр итте. Бу элемтәләр Таулы Карабахтагы хәрби хәрәкәтләрне тизрәк туктату һәм сәяси-дипломатик җайлау вариантларын эзләүгә юнәлдерелгән. Конфликтның тыныч чишелешенә ирешү максатыннан ике яктан да үзара хезмәттәшлеккә әзерлек расланды.
***
Билгеле булуынча, Таулы Карабахта 27 сентябрьдә хәрби бәрелешләр башланды. Әрмәнстан белән Әзәрбәйҗан бер-берсен хәрби конфликт тудыруда гаепли.
Русия Мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 7 ноябрьдән 8 ноябрьгә каршы төндә сугыш фронт линиясенең барлык юнәлешләре буенча, шул исәптән Шуши шәһәре янында дәвам иткән. Ике яктан да кешеләр һәлак була, хәрби техника юк ителә.
Фоточыганак: http://visualrian.ru/story/list_207933303/6378077.html
Читайте нас: