Барлык яңалыклар
Новости
7 ноябрь 2020, 14:21

Кочегарлыктан депутатлыкка

Депутат булып 23 сыер савучы, 11 бозау караучы, 34 кочегар, ике тимерче, 24 аучы, 11 чабан сайланган.

Русия Президенты Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән очрашты.
– Узган кампаниянең төп нәтиҗәсе – сентябрь сайлауларыннан соң узган социологик тикшеренүләр нигезендә, аларның законлы булуын кабул итү. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулар үткәргән инде, аңа караганда, катнашкан кешеләрнең 71 проценты сайлаулар нәтиҗәләренә ышана. 79 проценты санитар-эпидемиологик хәвефсезлекне тәэмин итүебез белән канәгать. Тавыш бирүчеләрнең 84 проценты өч көнлек тавыш бирүнең уңайлыгын билгеләп үттеләр. Сораштырылучыларның 77 проценты киләсе сайлауларда да әлеге практиканы озайтырга тәкъдим итә. 21 фирка, өч сайлау берләшмәсе вәкилләре сайланды, үз-үзләрен күрсәтүчеләр 13 процент чамасы. Мохит шактый конкурентлы иде.
Күзәтүчеләр саны елдан-ел арта, бу юлы алар 257 меңгә якын иде. Һәм монда Федераль иҗтимагый палатаның, региональ иҗтимагый палаталарның өлеше зур, чөнки нәкъ менә иҗтимагый күзәтүнең өлеше артты.
Һәм беренче тапкыр элек җыештыручы булып эшләгән яшь хатын-кыз Кострома өлкәсендә поселок башлыгы итеп сайланды. Бу безнең җәмгыятьтә һәм дәүләттә социаль лифтлар гына түгел, сәяси лифтлар да эшләве турында сөйли.
Депутат булып сайланучыларның 37 проценты төрле дәрәҗәдәге хезмәткәрләр, икенче урында (16 процент чамасы) – укытучылар, ә өченче урында – эшче һөнәр ияләре: машина йөртүчеләр, механиклар, слесарьлар. 23 сыер савучы, 11 бозау караучы, 34 кочегар, ике тимерче, 24 аучы, 11 чабан сайланган, – дип чыгыш ясады Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: