Барлык яңалыклар
Новости
5 ноябрь 2020, 10:30

Уникаль музей

Владимир Путин Чудов монастыреның археология музеенда булды.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Чудов монастыреның археология музеенда булды. Бу музей Мәскәү Кремленең элекке 14нче корпусы урынында урнашкан. Аның үзенчәлеге шунда ки, экспозицияләр – җир астында.
Яңа музейның күргәзмәләре элеккеге административ бинаның подвалларында оештырылган. Анда Русия Фәннәр академиясенең Археология институты галимнәре әһәмиятле уникаль ачышлар ясый алды. Аерым алганда, алар биредә XII гасыр башы – XIII гасыр башы, Мәскәүнең барлыкка килү чоры, һәм XIV-XVI гасырлардагы монастырь корылмалары фрагментлары, борынгы таш төзелеш сәнгате һәйкәлләре һәм башка кызыклы тарихи-археологик табылдыкларга юлыккан. Барлык бу табылдыкларны музейда күргәзмә объектлары итәргә карар кылынган иде. Шуңа бәйле рәвештә 2016 елның җәендә Президент җир асты музей комплексын төзергә йөкләмә бирде.
В. Путин экспозицияне караганда Русия мәдәният министры Ольга Любимова, Русия Фәннәр академиясе вице-президенты, Русия Фәннәр академиясе Археология институты директоры Николай Макаров һәм Мәскәү Кремле коменданты Сергей Удовенко озатып йөрде.
Читайте нас: