Барлык яңалыклар
Новости
4 ноябрь 2020, 01:46

Террорчылыктан тагын берничә гаепсез кеше һәлак булды

Атышларда барлыгы дүрт кеше һәлак булган, бер һөҗүм итүче атып үтерелгән.

Дүшәмбе кичен Австрия башкаласы Венада атышлар булып, барлыгы дүрт кеше һәлак булган, бер һөҗүм итүче атып үтерелгән. Авыр яраланганнар да бар. Рәсмиләр һөҗүмне террор гамәле дип атады.
Вена полициясе хәбәренә караганда, атышлар шәһәр үзәгенең алты урынында булган, алар Зайтенштеттен тыкрыгындагы синагога янында башланган. Һөҗүмнәрне мылтыклар белән коралланган берничә кеше оештырган. Дистәдән артык кеше авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә салынган. Полиция шулай ук бер хезмәткәренең дә каты яралануын әйтте.
Австрия телевидениесе шәһәр үзәгендә һөҗүмне оештыруда шикләнелгән дүрт кешене полиция тоткарлавын хәбәр итте.
Русия Президенты Владимир Путин Австрия Президенты Александр Ван дер Белленг һәм Австриянең федераль канцлеры Себастиан Курцка Венада террорчылык акциясенең фаҗигале нәтиҗәләре уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. Анда Русия дәүләте башлыгы чираттагы тапкыр террорчылыкны катгый рәвештә хөкем итте һәм террор көчләре беркемне дә куркытып, төрле дин кешеләре арасында ызгыш һәм дошманлык чәчә алмаячагына ышаныч белдерде. Владимир Путин Русиянең террорчылыкның барлык формалары һәм күренешләре белән көрәштә Австрия һәм дөнья җәмәгатьчелегенең башка әгъзалары белән хезмәттәшлекне арттыруга әзер булуын раслады. Русия Федерациясе Президенты һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы һәм ярдәм сүзләрен җиткерде, шулай ук барлык яралыларга тизрәк терелүләрен теләде.
Фото: colonelcassad.livejournal.com
Читайте нас: