Барлык яңалыклар
Новости
4 ноябрь 2020, 17:40

Безнең көчебез – бердәмлектә!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм күп гасырлык Ватан тарихының героик сәхифәләренә бәйле булуы белән аерым әһәмияткә ия. Ул безне ерак 1612 елда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесенең Мәскәүне басып алучылардан азат иткән көннәренә алып кайта. Бу патриотик күтәрелеш Русиянең барлык халыкларын берләштерде, безнең көчебез – бердәмлектә, Ватанга тугрылыкта, аны саклау өчен бердәм сафта торырга әзер булуыбызда.
Башкортстан төбәге күп гасырлар дәвамында илебезнең хәрби һәм хезмәт батырлыклары елъязмасына якты сәхифәләр теркәп, катлаулы сынауларны намус белән узды. Безнең җир йөздән артык халык вәкилләре өчен уртак йортка әверелде. Һәм бу зирәклек, акыл белән зур гаилә булып яши белү безгә алга таба хәрәкәт итү өчен көч һәм җегәр бирә.
Нәкъ менә безнең бердәмлек һәм җаваплылык Ватан куәтен, Русия халкының сәламәт һәм имин тормышын, икътисади казанышларын һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын билгеләп тора. Бары тик бергә генә, өлкән буынның иң яхшы традицияләренә һәм, шул ук вакытта, яңа алымнарга таянып, без алда торган олы бурычларны нәтиҗәле хәл итеп, замана сынауларын уңышлы үтә алачакбыз.
Республика халкына ныклы сәламәтлек, рухи көч, иминлек, тынычлык, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим!
Бердәм булыйк!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий ХӘБИРОВ.
Фото: https://glavarb.ru/
Читайте нас: