Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2020, 12:25

Ипотека популяр

Быел русиялеләр ипотека алу буенча рекорд куя.

Ташламалы ипотека программасы (ул 6,5 процент ставка белән бирелә) шактый популяр икән. Бирелгән ипотека күләме быел Русия өчен рекордлы булачак, аның күләме 3,5 триллион сумнан артачак. Бу исә төзелеш тармагына гына түгел, ә шулай ук миллионлаган гражданнар мәшгуль булган чиктәш секторлар продукциясенә өстәмә ихтыяҗ формалаштыра.
Ташламалы ипотека программасы киләсе елның 1 июленә кадәр озайтылды. Шулай ук авыл ипотекасын үстерүгә федераль бюджеттан шактый акчалар өстәмәкчеләр. Бу җәһәттән финанслау киләсе елда өчләтә диярлек артачак.
Шуның белән бергә торакка бәяләрнең кискен үсү куркынычы яный. Моңа юл куймау өчен, ипотека алу мөмкинлеген күтәрү белән бергә, торак базарында тәкъдимне арттырырга кирәк. Президент, хөкүмәт әгъзалары моны аңлый һәм чаралар күрү турында уйлый.
Төзелешкә бәйле рәвештә инфраструктура белән тәэмин итүгә дә аерым игътибар бирергә кирәк.
Шушы һәм башка мәсьәләләр хакында Владимир Путин «Русия чакыра!» форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Тулырак http://kremlin.ru/events/president/news/64296 сылтамасы буенча танышырга мөмкин.
Читайте нас: