Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь 2020, 18:17

Башкортстан федераль бюджеттан өстәмә 15,7 миллион сум алачак

Бу акча коронавирус инфекциясен ачыклау белән шөгыльләнүче лабораторияләрне җиһазландыру өчен файдаланылачак.

Русия Президенты Владимир Путин 28 октябрьдә Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмә барышында төбәкләргә коронавируска каршы көрәш өчен 10 миллиард сум бүлеп бирергә кушты.
Президент фикеренчә, Русиядә коронавирусның икенче дулкыны турында сөйләргә иртә әле, чөнки кайбер регионнарга беренче дулкын да әле яңа килеп җиткән.
Президент «кулны пульста» тотарга һәм вәзгыяткә игътибар белән карарга чакырды. Владимир Путин төбәк башлыкларының җаваплылыгы турында искә төшерде һәм, эпидемиологик хәл таләп итсә, хастаханәләрдә өстәмә койкалар булдыру кирәклеге турында ассызыклады.
«Төбәкләргә ярдәм итүгә килгәндә, 10 миллиард сумлык ярдәм хакында килешү барлыгын беләм. Моны хәзер үк эшләргә кирәк. Бу акча медицина ярдәменә мохтаҗларга транспорт хезмәте күрсәтүгә, шәхси саклану чаралары сатып алуга, матди-техник базаны яхшыртуга, тест үткәрүгә сарыф ителергә тиеш. Бу акча нинди дә булса башка максатларга түгел, бары тик COVID инфекциясенә каршы көрәшкә тотылырга тиеш», –дип белдерде дәүләт башлыгы.
Әлеге акчаларның 1 миллиард сумы коронавирус инфекциясен ачыклау белән шөгыльләнүче лабораторияләрне җиһазландыру өчен файдаланылачак. Ул Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы аша, өлкә һәм республикаларда яшәүчеләр санына карап, төбәкләргә күчереләчәк. Башкортстан Республикасы шушы максатка федераль бюджеттан өстәмә 15,7 миллион сум алачак. Бу хактагы карарга Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды.
Федераль финанслау лабораторияләрне яңа диагностика методлары ярдәмендә тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирүче махсус аппаратлар белән җиһазландыру мөмкинлеген бирәчәк. Бу исә коронавирусны авыруның башында ук ачыклау һәм саклану чараларын күрү өчен шартлар тудырачак.
Фото: https://www.bashinform.ru
Читайте нас: