Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2020, 21:37

Русия Әрмән-Әзербайҗан каршылыгында катнашмый. Әлегә.

Әрмәнстан премьер-министры Николай Пашинян Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп ярдәм сорады.

Женевада 30 октябрь кичендә Әзербайҗан һәм Әрмәнстан Тышкы эшләр министрлыгы башлыклары Джейхун Бәйрәмов һәм Зограб Мацаканян очрашуы булып узды. Әзербайҗан һәм Әрмәнстан Тышкы эшләр министрларының Таулы Карабахтагы вәзгыятьне җайга салу буенча очрашуы алты сәгать дәвам итте. Күпчелек чыганаклар әлегә ирешелгән килешүләрнең детальләрен бирми, әмма Баку белән Ереванның тыныч халыкка һәм хәрби булмаган объектларга һөҗүм итмәскә килешкәнлекләре билгеле.
27 сентябрь көнне Таулы Карабахта ачык бәрелешләр башланды. Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев телевизион мөрәҗәгатьтә Ереванны торак пунктларны һәм Әзербайҗан армиясенең төрле юнәлешләрдәге позицияләрен атуда гаепләде. Ул билгеләп үткәнчә, Әрмәнстан провокацияләре соңгы вакытта даими характерда иде.
Әрмәнстан белән Әзербайҗан арасындагы конфликтның заманча стадиясе өч дистә еллар дәвамында сузыла. 1992-1994 еллардагы Карабах сугышы нәтиҗәләре буенча, Таулы Карабах Республикасы тарафыннан игълан ителгән Әзербайҗан территориясенең 20%ы оккупация астында тора.
Бу юлы бәрелешкә чит илләр дә тыкшына. Бакуга Төркия һәм Сүриядә тәҗрибә алган сугышчылар да катнашуы билгеле. Әрмәнстан премьер-министры Николай Пашинян Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп ярдәм сорады. Эш шунда, Русия Федерациясе һәм Әрмәнстан Республикасы арасында дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турындагы шартнамә бар. Русия Президенты Владимир Путин әгәр сугыш Әрмәнстан территориясендә барса, ярдәм итәчәкләрен ышандырды.

Фото: industry-standard.ru
Читайте нас: