Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2020, 00:59

Уфа мэры бакыйлыкка күчте

Ул бу авыру белән 35 көн көрәште.

Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин пневмония һәм COVID-19дан килеп чыккан өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булды. Ул бу авыру белән 35 көн көрәште. Хәле авырайгач Мәскәүгә дәваланырга җибәрелгән иде.
Өлфәт Мансур улы Мостафин 1959 елның 4 маенда Чакмагыш районының Иске Ихсан авылында туа. Уфа җиңел сәнәгать техникумын, Уфа авиация институтын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән. Техник фәннәр кандидаты.
Хезмәт эшчәнлеген Уфа ЖЭУында башлый. Торак хуҗалыгының производство трестында баш инженер, Киров райсоветы башкарма комитетында коммуналь хуҗалык бүлеге мөдире, Уфаның торак хуҗалыгы һәм инженерлык белән тәэмин итү идарәсе начальнигы урынбасары булып эшли. 90нчы еллардан “Газпром” системасында эшли. 2003 елда ул Башкортстан Президенты хакимиятенә финанс-хуҗалык идарәсе башлыгы вазыйфасына эшкә күчә. 2010-2013 елларда икътисади, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Урал буе идарәсендә эшли, ә аннары “Газпром”га әйләнеп кайта. 2018 елның 29 октябреннән Уфа шәһәре хакимияте башлыгы булып эшли.

Фото: Twitter
Читайте нас: