Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2020, 14:50

Русиялеләр кайгы уртаклаша

Париж һәм Ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләр ике атна элек, тарих укытучысы Самюэ Патига һөҗүмнән соң кискенләшкән иде.

Владимир Путин Франция Республикасы Президенты Эммануэль Макронга телеграмма юллап, Франциядә террорчылык һөҗүмнәре фаҗигал­­әре уңаеннан тирән кайгы уртаклашуын белдерде.
"Чиркәү диварларында кылынган оятсыз һәм рәхимсез җинаять ачу уята. Без чираттагы тапкыр террорчыларга кеше морале төшенчәләре бөтенләй чит булуына инандык. Күренеп тора, халыкара террорга каршы көрәш бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең берләшүен таләп итә".
В.Путин Русия ягының террорчылыкка каршы эшчәнлекнең барлык юнәлешләрендә француз һәм башка чит ил партнерлары белән иң тыгыз хезмәттәшлеккә әзер булуын раслады.
Русия Федерациясе Президенты шулай ук русиялеләрнең Франция халкының кайгысын уртаклашуын ассызыклады һәм һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына ихлас теләктәшлек сүзләрен җиткерде.
***
Билгеле булуынча, кичә билгесез кеше Нотр-Дам чиркәвендәге кешеләргә пычак белән ташлана. Өч кеше һәлак булган, берничәсе яраланган. Һөҗүм итүче ике кешене башсыз калдырган, дип язалар. Бу кешене тоткарлаганнар, аңарда 1999 елда Туниста туган кеше исеменә документлар тапканнар.
Париж һәм Ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләр ике атна элек кискенләшкән иде. 2020 елның 16 октябрендә Париж шәһәре янындагы Конфлан-Сент-Онорин шәһәренең тарих укытучысы Самюэль Патига һөҗүм итеп, башын кисәләр. Моны Чечняда туган, аннан 8 яшьтә ата-анасы белән Франциягә яшәргә күчкән егет эшли. Самюэль Пати укучыларга Charlie Hebdo басмасында 2008 елның 2 июлендә Мөхәммәд пәйгамбәргә төшерелгән карикатураларны күрсәткән булган.
Фото: ria.ru.
Читайте нас: