Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2020, 11:13

Төбәкләргә – 10 миллиард сум!

Русия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча төбәкләргә җибәрелгән бу акча коронавирусны билгеләүче тестлар һәм шәхси саклану чаралары сатып алу өчен файдаланылачак.

Русия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча төбәкләргә җибәрелгән бу акча коронавирусны билгеләүче тестлар һәм шәхси саклану чаралары сатып алу өчен файдаланылачак.
Русия Президенты Владимир Путин 28 октябрьдә Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмә барышында төбәкләргә коронавируска каршы көрәш өчен 10 миллиард сум бүлеп бирергә кушты. Киңәшмә стенограммасы Кремль сайтында урнаштырылган.
Президент фикеренчә, Русиядә коронавирусның икенче дулкыны турында сөйләргә иртә әле, чөнки кайбер регионнарга беренче дулкын да әле яңа килеп җиткән.
Президент «кулны пульста» тотарга һәм вәзгыяткә игътибар белән карарга чакырды. Владимир Путин төбәк башлыкларының җаваплылыгы турында искә төшерде һәм, эпидемиологик хәл таләп итсә, хастаханәләрдә өстәмә койкалар булдыру кирәклеге турында ассызыклады.
"Төбәкләргә ярдәм итүгә килгәндә, 10 миллиард сумлык ярдәм хакында килешү барлыгын беләм. Моны хәзер үк эшләргә кирәк. Бу акча медицина ярдәменә мохтаҗларга транспорт хезмәте күрсәтүгә, шәхси саклану чаралары сатып алуга, матди-техник базаны яхшыртуга, тест үткәрүгә сарыф ителергә тиеш. Бу акча нинди дә булса башка максатларга түгел, бары тик COVID инфекциясенә каршы көрәшкә тотылырга тиеш», –дип белдерде дәүләт башлыгы.
Вице-премьер Татьяна Голикова билгеләп үтүенчә, хәзер төбәкләргә ярдәм итү өчен федераль учреждениеләрдән белгечләр бригадалары җибәрү оештырылган. Бу эшкә Оборона министрлыгының медицина хезмәткәрләре дә җәлеп итеплгән. Хәзер мондый белгечләр Амур өлкәсендә, Алтай Республикасында, Абхазия Республикасында, Алтай краенда, Кырым Республикасында, Севастополь шәһәрендә, Иркутск, Курган һәм Омск өлкәләрендә эшли.
Фото: m.123ru.net
Читайте нас: