Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2020, 00:57

Коръән 16 яшьтән кечкенәләргә сатылмый

Аны 16дан яшьрәк балага сатсалар яки бирсәләр, административ җәза биреләчәк.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Мәдәният һәм сәнгать шурасы утырышын уздырды. Анда кызык кына фикерләр яңгырады.
Русия Дәүләт думасының мәдәният комиссиясе рәисе Елена Ямпольская:
“Русиядә нибары 2 мең китап кибете бар. Аларның һәр бишенчесе исән калу-калмау чигендә. Китап сәүдәсен социаль эшкуарлык категориясенә кертү гадел чара булыр иде.
Китап сәүдәсендә әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен: “0+”, “6+”, “12+”, “16+” дип куелган яшь чикләүләре бар. “Тихий Дон” – “18+". Роман мәктәп программасына кертелгән, тик аны 18дән яшьрәк балага сатсалар яки бирсәләр, административ җәза биреләчәк. Библия, Евангелие, Коръән – “16+”.
Язучы Александр Солженицынның хатыны Наталья Солженицына:
“Чыннан да, Русиядә китап кибетләре бик аз: Европа илләрендәге уртача күрсәткечтән дүрт-җиде тапкыр кимрәк. Мәсәлән, Парижда ике миллион ике йөз мең кеше яши торган округта 700 китап кибете, ә 13 миллионлы Мәскәүдә ике йөзгә якын китап сату урыны бар. Хәтта китап кибетләре бөтенләй булмаган район үзәкләре дә.
Язучы һәм галим Евгений Водолазкин:
“Безнең илдә бүгенге көнгә кадәр язучыларга карата төгәл законнар базасы юк: ул һөнәрме, түгелме? Әйе, ул хезмәт түгел.
Язучыларның керемен арттыру өчен стипендия булдыру кирәк. Бу, аеруча, яшь язучыларга зур ярдәм булыр иде.
Ярдәм итүнең башка ысуллары да бар. Әйтик, Скандинавия илләре китапханәләре заманча авторларга ихтыяҗларның рейтингын төзи. Дәүләт әлеге рейтинг нигезендә язучыларга матди ярдәм итә.
Фото: agryz-rt.ru
Читайте нас: