Барлык яңалыклар
Новости
27 октябрь 2020, 11:55

Чирләмик, ләкин...

Җиде яшькә кадәрге балаларга һәм аларның ата-аналарына аерым игътибар.

2020 елның 28 сентябрендә Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы узган иде. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин шушы утырыш йомгаклары буенча Хөкүмәткә йөкләмәләр исемлеген раслады.
Исемлектә (http://kremlin.ru/acts/assignments/orders/64273) күпсанлы тәкъдимнәр тупланган. Арада җиде яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә кагылганнары да бар. Мәсәлән, мондый ата-аналарга вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләрен эш стажына бәйсез рәвештә йөз процент түләү мөмкинлеген карарга, финанс чыганаклары эзләргә кирәклеге әйтелгән.
Бу йөкләмәне үтәү вариантлары турында 1 декабрьгә кадәр хәбәр итәргә кирәк булачак. Моның өчен җаваплы итеп Президент Русия Федерациясе премьер-министры Михаил Мишустинны билгеләгән.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы ата-аналары алимент түләүдән читләшкән балаларга өстәмә адреслы ярдәм күрсәтү турында 2021 елның 1 августына кадәр тәкъдимнәр кертергә кушкан.
Шулай ук сәламәтлек саклауда телемедицина технологияләрен куллануны стимуллаштыру кирәклеге күздә тотыла. Моның өчен медицина хезмәткәрләрен тиешле әзерләүне гамәлгә ашыру кирәк булачак. Бу юнәлешкә кагылышлы чаралар 2021 елның 1 февраленә кадәр каралырга тиеш.
#ВладимирПутин
Читайте нас: