Барлык яңалыклар
Новости
26 октябрь 2020, 00:03

“Валдай” дискуссия клубы утырышы узды

Кризис шартларында коронавирус белән көрәшкә көчле, булдыклы илләр генә каршы торырга сәләтле.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында “Валдай” халыкара дискуссия клубы утырышының пленар сессиясендә катнашты. Бу саны буенча XVII пленар сессия. Мондый утырышлар ел саен уздырыла. Агымдагы елның темасы “Пандемия дәресләре һәм дөнья кризисын яңа мөмкинлекләргә әверелдерү” булды. Утырышта, гадәттәгечә, Русия һәм башка дәүләтләрдән сәясәтчеләр, экспертлар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
– Гомумән, без коронавирус эпидемиясенең иҗтимагый, эшлекле, халыкара тормышны җитди үзгәртүен аңлыйбыз. Һәр кешенең көндәлек, гадәти тормышы үзгәрүе дә күп нәрсә турында сөйли.
Пандемия кеше тормышының нечкә кыл өстендә торуы турында искә төшерде. XXI гасырда технологик яктан алга киткән, хәтта иң имин, хәлле илләрдә алай ук куркыныч янамый кебек тоелса да, кеше фаталь йогышлы чирдән читтә кала алмый. Хәтта медицина фәненең үсеш дәрәҗәсе, аның фантастик казанышлары белән дә афәттән котылып калып булмый. Массакүләм сәламәтлек саклау системасын оештыру дәрәҗәсе һәм аның белән һәркем куллана алуы да мөһим икән.
Кризис шартларында коронавирус белән көрәшкә көчле, булдыклы илләр генә каршы торырга сәләтле. Глобаль дөньяда дәүләтнең роле кими, дип раслаучыларның фикерләренә карамастан,пандемиягә каршы дәүләт кенә нәтиҗәле эшли ала. Бүген дәүләтнең роле һәм әһәмияте бик мөһим булуын күрсәтте.
Коронавирус эпидемиясе белән бәйле мәҗбүри чикләүләр дистанцион, электрон технологияләр үсешен стимуллаштырды. Бүгенге көндә интернет нигезендә яткан коммуникацияләр гомуми байлыкка әверелде. Асылда, сүз хезмәт, мәшгульлек, социаль хезмәттәшлек оештыруның яңа формалары турында бара, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.

Фото: Kremlin.ru
#ВладимирПутин
Читайте нас: