Барлык яңалыклар
Новости
26 октябрь 2020, 14:10

Трамп – “Путин көчеге"ме?

АКШ Президентлыгына Демократик партиядән кандидат Джо Байден үзенең көндәше Дональд Трампны “Путин көчеге” дип атады. Аның фикеренчә, Америка Кушма Штатлары өчен Русия төп куркыныч булып тора.

Америка Кушма Штатларында Президент сайлаулары 3 ноябрьдә үтәргә тиеш. Анда ике төп кандидат көч сынашачак: Республикалылар партиясеннән хәзерге Президент Дональд Трамп һәм Демократлар партиясеннән элекке вице-президент Джо Байден. Әлеге вакытта көндәшләр арасында телевизион дебатлар дәвам итә. Көндәшләр бер-берсен һич кызганмыйча, төрле гаепләр ташлый, мәхкәмәгә бирергә вәгъдәли.
Мәсәлән, соңгы дебатларда Джо Байден Русияне АКШның турыдан-туры дошманы, “төп куркыныч” дип игълан итте. Аның фикеренчә, Дональд Трамп “һәрбер диктаторны сәламли”, аларның юлына аркылы басарга курка. Сентябрь азагында узган дебатлар барышында Джо Байден Трампны Русия Президенты белән мөнәсәбәтләрдә үзен җитәрлек дәрәҗәдә каты тотмауда гаепләде һәм аны “Путин көчеге” дип атады.
Русия президенты Владимир Путин исә Байденның Трампка атап әйтелгән сүзләре Русияне күтәрә, дип саный. Ул шулай ук Байденны президент итеп сайласалар да, Мәскәү һәм Вашингтон арасында килешү мөмкинлеге булачак дигән фикерне белдерде.
Дональд Трамп исә, үз чиратында, Джо Байденны Украинадагы финанс мутлыклары өчен мәхкәмәгә биреп, тикшерү үткәрәчәге турында хәбәр итте.
Фото: argumenti.ru
Читайте нас: