Барлык яңалыклар
Новости
24 октябрь 2020, 12:35

Коронавирустан икътисад та авырый

Сентябрьдә Русиядә эшсезлек 6,3 процент тәшкил иткән.

Владимир Путин видеоконференция режимында икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды.
Президент әйтүенчә, август-сентябрь айларында эшкәртү сәнәгатенең динамикасы узган елгы дәрәҗәгә якын булган. Тимер юлда йөк әйләнешендә шуңа охшаш картина, шул ук вакытта эчке йөртүләр буенча зур булмаган үсеш күзәтелә. Шуның белән бергә, тулаем алганда, икътисад тотрыклы, озак вакытлы күтәрелешкә күчмәгән әле. Октябрь уртасына инфляция еллык чагылышта 3,9 процент тәшкил итте.
Ләкин хезмәт базарындагы вәзгыять шактый катлаулы кала. Сентябрьдә Русиядә эшсезлек 6,3 процент тәшкил иткән, август белән чагыштырганда аның дәрәҗәсе кимемәгән диярлек. Эпидемиологик вәзгыять, коронавирус инфекциясе таралу бигрәк тә кече һәм урта бизнес, сәүдә, транспорт, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә чагылыш таба.
Әлегә Федерация субъектлары кырыс карантин чикләүләре кертмәскә тырышалар. В.Путин хезмәттәшләрен, теге яки бу территориядәге чынбарлыктан чыгып, бик пөхтә, сак эш итәргә, пандемиянең икътисад өчен тискәре нәтиҗәләрен киметеп, кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә чакырды. Барлык бу мәсьәләләрнең даими контрольдә булырга тиешлеген ассызыклады.
#ВладимирПутин
Читайте нас: