– Сезне чын күңелдән котлыйм һәм исәнлек-саулык телим, бу бүгенге шартларда бигрәк тә актуаль, әмма мин сезгә физик яктан гына түгел, ә иҗади озын гомер телим. Сезнең бүләкләрегез, премияләрегез, лауреат билгеләрегез күп. Бүген сезне Русия Федерациясе Хезмәт герое йолдызы белән бүләкләү турындагы указга кул куйдым.
Әлбәттә, сез бик талантлы кеше, ил һәм дөнья мәдәнияте эшлеклесе. Тик, һич шик юк, һәр адым зур хезмәт җимеше. Сүз дә юк, бу талант та, аннан башка сезнең өлкәдә бер генә адым да ясап булмый, әмма бу бик зур хезмәт тә, – диде Владимир Путин.
Никита Михалков – Русиянең халык артисты, Русиянең Кинематографистлар берлеге рәисе, Мәскәүдә уза торган халыкара кинофестиваль президенты, Русиянең өч тапкыр дәүләт премиясе лауреаты, Оскар һәм башка бик күп бүләкләр иясе. Ул барлыгы 90га якын фильм төшергән.