Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2020, 10:55

Су буенда балыкчы...

Балыкчыларның хезмәт хакы яхшы икән.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары – Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков РФ Президенты В.Путинга балыкчылык тармагындагы хәлләр турында хәбәр итте.
Илья Шестаков әйтүенчә, пандемия шартларында тармак тотрыклы эшли. Балык тоту күләме үткән ел дәрәҗәсендә – биш миллион тоннага якын булыр дип көтелә. Сөләйман балыгын аулау бик үк уңышлы бармый, ләкин моны иваси, скумбрия һәм минтай табышы компенсацияләячәк.
Гомумән алганда, 2020 елда тармактагы икътисади күрсәткечләр тотрыклы. Салымнар һәм җыемнар түләү 13,5 процентка арткан. Шунысын да билгеләп үтү мөһим, уртача хезмәт хакы да 7,2 процентка менгән. Тулаем алганда, балыкчылык тармагында уртача хезмәт хакы беренче яртыеллыкта 91 мең сум тәшкил иткән, һәм тармак икътисадның барлык тармаклары арасында финанс секторыннан һәм файдалы казылмалар чыгару секторыннан соң өченче урында тора, ягъни бу – бик яхшы күрсәткеч.
Байкалда омуль балыгын үрчетү эше бара. Бу акцияне рекламалуда хәтта Стивен Сигал катнашкан.
Фәнгә дә игътибар бар. Ике фәнни-тикшеренү институты (фәнни-тикшеренү судносы) төзелә башлый.
#ВладимирПутин
Читайте нас: