Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2020, 11:15

Бөредә яңа томограф

Заманча аппаратлар тагын кайсы шәһәр һәм районнарга кайтартылган?#нацпроекты #гомумдәүләтпроектлары #ВладимирПутин

Бөре районының үзәк хастаханәсенә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү өчен яңа компьютер томографы кайтартылган. Бу эш "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган.
Яңа томограф шундый ук башка җайланмалар арасында шактый өстенлекләргә ия. Ул магистраль тамырларга гына түгел, периферик тамырларга да контраст рентгенологик тикшеренү уздыру мөмкинлеге бирә. Шулай ук махсус программа баш миендәге тромблы тамырларны таба алачак.
Компьютер томографиясе төрле авыруларны диагностикалау өчен киң кулланыла. Бу методның югары мәгълүматлылыгы һәм КТ сурәтләренең яхшы сыйфаты табибларга хирургик яки терапевтик патологияне билгеләргә, авыруның алга таба агышын фаразларга һәм дәвалауның иң нәтиҗәле тактикасын сайларга мөмкинлек бирә.
Шулай ук яңа аппаратлар Уфа (8 нче), Стәрлетамак (2 нче), Октябрьский (1нче), Күмертау шәһәр хастаханәләренә, Ишембай, Баймак, Дүртөйле район хастаханәләренә дә кайтартылды.
Чыганак: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: