Барлык яңалыклар
Новости
20 октябрь 2020, 20:59

Русиядә хәрбиләр саны азаймаячак

Бу хакта Президент Владимир Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

Русия Кораллы көчләрендә хезмәт итүчеләрнең санын 10 процентка киметү турындагы карарлар булганы һәм кабул ителгәне юк. Бу хакта журналистларга бүген ил Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде. Аңардан Финанс министрлыгының шундый тәкъдимнәре турында мәгълүматны шәрехләвен үтенгәннәр иде.
"Бу уңайдан бернинди карарлар да кабул ителмәде, эксперт фикер алышуы алып барылырга мөмкин, әмма мондый мәсьәләләрне хәл итү стадиясендә түгел", – диде Кремль вәкиле.
Ачыклап үтик: "Известия" газетасы хәбәр иткәнчә, Русиянең Финанс министрлыгы хәрби хезмәткәрләр санын 10 процентка киметү турында тәкъдимнәр эшләргә тәкъдим иткән. Моны буш вакансияләр, шулай ук медиклар, укытучылар, кадрлар, финансистлар, юристлар һәм тыл хезмәткәрләрен граждан хезмәтенә күчерү хисабына эшләргә мөмкин, дип әйтелә.
Шулай ук хәрби пенсиягә чыгу яшен арттыру, хезмәт итү вакытын зурайту, хәрби ипотека алу өчен кирәкле стажны озайту, туклануга экономия ясау кебек тәкъдимнәр дә бар.
Русия Оборона министрлыгында бүген мондый тәкъдимнәрне кабул итү мөмкин түгел, дип белдерделәр.
Фото: gidpostrahovke.ru
Читайте нас: