Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь 2020, 16:17

Авырлысыңмы? “Удаленкага” кит!

Башкортстанның барлык дәүләт учреждениеләре йөкле хатын-кызларны мәҗбүри рәвештә читтән торып эшләү режимына күчерәчәк, шушы саклану чарасы башка предприятиеләр өчен тәкъдим ителә. Карарны Хөкүмәттә бүген узган оператив киңәшмәдә Республика Башлыгы Радий Хәбиров яңгыратты. Ул шулай ук предприятие җитәкчеләренә йөкле хатын-кызларга түләүләр күләмен саклап калырга кушты.

Булачак әниләрне офислардан чыгару һәм аларны өй эш режимына җибәрү тәкъдиме белән Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин төбәк хакимиятләренә мөрәҗәгать итте. Читтән торып эшләү режимы алар өчен декрет ялына чыкканчы сакланыр дип көтелә.
Максим Забелин мәгълүматларына караганда, 19 октябрьдә иртәнге сәгать тугызга республикада инфекциянең 9809 очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә авырулар 68 яңа очракка арткан. Үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итә, таралыш дәрәҗәсе –100 мең кешегә 242 очрак. Таралу коэффициенты – 1,1. Стационар хастаханәләрдә барлыгы 125 кеше дәвалана, шуларның 120се уртача һәм авыр хәлдә. Үлем дәрәҗәсе 0,5 процент тәшкил итә.
«Без янә авыр фазага кердек, ул язын узганга караганда катлаулырак, – диде Радий Хәбиров. – Муниципалитетлардан бу эшкә аерым игътибар сорыйм, бездән күп нәрсә тора. Без 4 миллионнан артык кешенең сәламәтлеге өчен җавап бирәбез".
Фото: https://ok.ru/group/54923812405263/topic/151737900339215
Читайте нас: