Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2020, 10:45

"ОПЕК плюс"ны ни көтә?

Русия белән Согуд Гарәбстаны уртак тел табармы?

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Согуд Гарәбстаны Корольлеге варис принцы Мөхәммәт ибн Сәлман Әл Сауд белән телефоннан сөйләшкән.
Алдагырак булган әңгәмәдәге тема бу сөйләшүдә дә дәвам иткән. Ягъни ике илнең башлыклары "ОПЕК плюс" форматындагы килешүләрне тормышка ашыру барышы турында фикер алышканнар. Ике якның да теләге уртак – энергия чыганакларының дөнья базарында тотрыклылыгын саклап калу. Бу уңайдан һәм бу мәнфәгатьләрне күздә тотып, алга таба Русия Федерациясе һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге арасында тыгыз координациягә әзерлек яңадан ассызыкланган.
Шулай ук коронавирус инфекциясе таралу белән көрәштә үзара элемтәләр һәм бәйләнеш темасы кузгатылды. Билгеле булуынча, Русиядә коронавируска каршы ике вакцина теркәлде, өченчесе әзерлек этабында. Аерым алганда, Согуд Гарәбстанында "Спутник V" Россия вакцинасын куллану перспективалары буенча фикер алышу булган.
Русия һәм Согуд Гарәбстаны арасындагы төрле дәрәҗәләрдәге элемтәләрне киләчәктә дә дәвам итү турында сүз килешенгән.
Читайте нас: