Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь 2020, 00:10

АКШ белән ярышып кораллануны туктатырга

Стратегик һөҗүм итү кораллары буенча Русия-Америка килешүенең вакыты киләсе елның февралендә чыга.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Иминлек Советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды. Анда стратегик һөҗүм итү кораллары буенча Русия-Америка диалогы темасына фикер алыштылар.
– Без Америка коллегалары белән стратегик тотрыклылык проблемаларының бөтен комплексы буенча шактый интенсив элемтәдә торабыз, шул исәптән килешүне мөмкин кадәр тизрәк озайту турындагы карар кабул итү турындагы инициативабызның тагын да актуальлеген ассызыклыйбыз, аның гамәлдә булу вакыты киләсе елның февралендә чыга, – диде чит ил эшләре министры Сергей Лавров
– Әгәр шартнамә бөтенләй туктатылса һәм мондый төрдәге башка төп документ белән алмаштырылмаса, бу күңелсез вакыйга булыр иде. Узган елларда килешү нәтиҗәле эшләде, үзенең фундаменталь ролен үтәде, кораллану узышын тоткарлады, – диде Владимир Путин һәм стратегик һөҗүм итү кораллары буенча Русия-Америка диалогын ныгыту өчен Русия ягының эшкә әзер булуын белдерде.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Таулы Карабах тирәсендәге конфликтның агымдагы торышы турында фикер алыштылар.

Фото: voennoedelo.com
Читайте нас: