Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2020, 13:10

"ЭпиВакКорона"ны теркәгәннәр

Яңа вакцина коронавирусны җиңә алырмы?

Владимир Путин видеоконференция режимында Русия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән чираттагы киңәшмәне уздырды.
Иң тәүдә коронваируска каршы вакцина турында сүз булды. Новосибирскиның "Вектор" үзәге Русиядәге икенче вакцинаны теркәгән. Ул "ЭпиВакКорона" дип атала. Бу темага Татьяна Голикова чыгыш ясады. Татьяна Алексеевна әйтүенчә, клиник тикшеренүләр йөз ирекмәндә үткәрелгән. Илдәге беренче вакцина "Спутник V" исемле иде, аны сынауда әле үз иреге белән 13 мең граждан катнаша.
"ЭпиВакКорона"ның 60 мең дозасының беренче партияләре якын арада җитештереләчәк, һәм "Вектор" Русиянең төрле төбәкләрендә үз иреге белән 40 мең кеше катнашлыгында теркәлүдән соңгы клиник тикшерүләргә керешәчәк. Бер үк вакытта 60 яшьтән өлкәнрәк 150 кеше арасында клиник тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла.
Өченче вакцина да әзерләнә икән. Анысын Русия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге үзәгендә ясыйлар. Әлеге вакытта үз теләге белән 15 кеше сынау үтә, аларның хәле яхшы. 19 октябрьдән 285 кешедә сынау башланачак.
Шулай ук киңәшмәдә авыл хуҗалыгындагы хәлләр турында сүз булды.
Очрашуның төп темасы инвестицион үсеш күрсәткечләренә ирешү инструментлары турында сөйләшү иде. РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетниковның инвестицион үсеш күрсәткечләренә ирешүнең төп инструментлары турындагы доклады тыңланды. Төп өч юнәлеш турында барды. Беренчедән, шәхси инвестицияләргә, эре шәхси проектларга закон кысаларында ярдәм, шул исәптән яңа инструментарий – капитал салуларны яклау һәм бүләкләү. Икенче юнәлеш – регионнарда проектны гамәлгә ашыру. Һәм өченче юнәлеш – дәүләт катнашындагы компанияләрнең инвестиция программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.
Тулырак: http://kremlin.ru/events/president/news/64203
Фото: ria.ru.
Читайте нас: