Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2020, 12:00

Милли каршылыклар бармы?

Русия Президенты Владимир Путин Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты.

Анда Игорь Баринов Владимир Путинга Федераль агентлыкның агымдагы эшчәнлеге турында сөйләде.
– Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык төзү турында Хөкүмәт карары һәм сезнең фәрманыгызга биш ел ярым вакыт узды. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу үз вакытында хәл ителгән, чөнки ул вакытта вәзгыять илдә этноконфессиональ киеренкелек үсеше белән характерланганиде. Күпләрнең этникара туфрактагы резонанс вакыйгалар һәм низаглар хәтерендәдер. Алар: Кондопог, Бирюлево, Манеж мәйданындагы, Сальск шәһәрендәге, Ростов өлкәсендәге вакыйгалар, алардагы кеше корбаннары һәм зыян күрүчеләр.
Ул вакытта дәүләт сәясәтен тормышка ашыру механизмнары аз иде: “Русия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Русия халыкларының этномәдәни үсеше” федераль максатчан программасы гына бар иде. Анда аз санлы халыкларның төп өлеше, милли һәм дини нигезләрдә экстремизмны профилактикалауга, иҗтимагый оешмаларга ярдәм итүгә, мигрантларның социомәдәни адаптациясенә кагылышлы сораулар булмады. Төбәкләрдә дә хәл катлаулы булды, чөнки дәүләт сәясәте өчен җавап бирерлек структур бүлекчәләр, төбәк программалары булмады.
Бүгенге көндә милләтара, конфессияара өлкәдә вәзгыять тотрыклы.
Мисал өчен, безнең күрсәткеч буенча ил халкының 96 проценты узган ел көнкүрештә, эштә, транспортта, урамда үз милләтенә бәйле проблема булмаган. 87 процент башка милләт вәкилләренә карата ризасызлык яки дошманлык кичерми, – диде Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: